Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Миякинский район Республики Башкортостан

Эшле авылның нигезе ныклы

3 Июня 2020
121
0

Фәнзил Идрисов,
Миякә район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары.

Миякә районы Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Биредә аграр җитештерүне алып бару өчен шартлар уңайлы. Уңдырышлы кара туфрак гомум авыл хуҗалыгы мәйданнарының өчтән береннән артмаган хәлдә дә, миякәлеләр Башкортстанның Урал алды районнары арасында аграр җитештерүдә “тәүге бишлек”тә булды. Урманлы һәм таулы-дала мәйданнары күбрәк терлекчелек тармагы өчен уңайлырак. Ләкин биредә дә аграр хуҗалыклар ит-сөт җитештерүне арттыруда ышанычлы база булган игенчелеккә һәм мал азыгы культураларына да игътибарны киметмәде.

Быел, мәсәлән, районда язгы культуралар мәйданы 58,6 мең гектарга җитте. Узган елдагыдан байтакка арттырылуның сәбәбе, беренче чиратта, терлекчелекне ныклы азык запасы белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Шунысы игътибарга лаек, якын елларда район сөт җитештерүдә алга зур сикереш ясарга әзерләнә.

Районның аграр тормышындагы яңалыклар һәм тармакны үстерүдәге перспектив юнәлешләр турында сөйләвен үтенеп, хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Фәнзил Идрисовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Фәнзил Мазһарович, республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләре тәмамланып килә. Миякәлеләр өчен быелгы чәчү кампаниясе кайсы ягы белән үзенчәлекле булды?

— Язның болай гадәттәгедән иртәрәк килүе һәм көннәрнең явымсыз торуы, әлбәттә, авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы булды. Безнең район өчен тагын бер үзенчәлекле күренеш: басуларда су күтәрелде. Түбәнлектәге мәйданнарны күз уңында тотып әйтмим. Чәчүлекләрдә моңа кадәр күзәтелмәгән күренеш — чишмәләр бәреп чыкты. Табигать тә шул рәвешле игенче-ләребезгә җирдә дымны күбрәк сакларга ярдәм итте.

Гомумән, ашлык культуралары 37,3 мең гектар тәшкил итә. Шуның 14,3 меңе — уҗым культуралары. Көнбагышны 10,2 мең гектарда игәбез. Солы мәйданы зурлыгы буенча без республикада беренче урында — ул 9,2 мең гектарны били. Терлекчелек, елкычылык тармагы ихтыяҗлары шулай таләп итә.

Аграр предприятиеләр язгы мәшәкатьләр өчен 128 миллион сум күләмендә кредит алган иде. Хөкүмәт тарафыннан зур ярдәм булды ул. Минерал ашламаларны былтыргыдан 1 мең тоннага күбрәк туплый алдык. Һәр гектарга исәпләгәндә, моңа кадәрге күләмнән өчәр килограммга арттырып, 12шәр килограммга җиткердек.

Ышанам, табигатьнең авыл кешеләренә мәрхәмәтле булуы, иң мөһиме, аграр хуҗалыкларда төрле тармакларда көч салып эшләүче һөнәр ияләренең булдыклылыгы белән алга куйган бурычларны үтиячәкбез.

— Аграр тармакта эшчеләр җитешми, хәтта чит төбәкләрдән дә механизаторлар, терлекчеләр җәлеп итәргә кирәк, дигән фикерләр республикада еш яңгырый. Быелгы язгы кыр эшләрендә һөнәр ияләре җитмәүгә бәйле өзеклек-ләр булдымы?

— Кайсыдыр районда, хуҗалыкта, бәлки, җитмәгәндер дә. Әмма республика күләмендә бу проблема җитди тормый, дигән фикердә мин. Ә республика авыл хуҗалыгына читтән эшче көчләр җәлеп итү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Минемчә, җирдә шул урында туган халык эшләргә, аңа хуҗа булырга тиеш.

Сезнең белән очрашыр алдыннан шундый саннарга игътибар иттем. Районда аграр тармакта 450 чамасы кеше эшли. Шуның 18 проценты — яше 60тан узган кешеләр. 30 яшькәчә булганнар — 7, 30-50 яшь аралыгында — 21 һәм 50-60 яшьтәгеләр 54 процент тәшкил итә. Әлеге саннарга күз салгач та бүген аграр тармакта төп йөкне кемнәр тартуы һәм киләчәктә кадрлар мәсьәләсенең ни дәрәҗәдә фаразлануы ачык күренә.

— Авыл хуҗалыгы соңгы елларда күпме яңа техника сатып алды?

— Форсаттан файдаланып, республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтүен билгеләргә телим. Чөнки техника, яңа җиһаз-корылма, ягулык сатып алганда дәүләт тарафыннан нәтиҗәле чаралар күрелмәгән булса, авыргарак төшәр иде. Әйтик, узган ел гомум бәясе 107,6 миллион сумлык 47 берәмлек яңа техника кайтты. Быел төрле категориядәге хуҗалыкларда аларның саны 30 берәмлеккә артты. Үткән ел безнең техника паркы алты берәмлек ашлык комбайны белән тулыланды. Ел ахырына кадәр хәтсез заявкалар үтәлүен көтәбез. Басым ясап шуны да билгеләргә телим: аграр хуҗалыкларда техник модернизация уңышлы барса да, эшчеләр санын киметмәскә тырышалар.

— Аграр тармакта эш-ләүчеләрнең уртача яше дә әлегә борчылырлык түгел. Кадрлар кытлыгы тоелмый. Димәк, хезмәт хакы түбән дип әйтергә дә урын юк. Билгеле, мондый тотрыклылык җитештерү тармакларының ни дәрәҗәдә табышлы булуына да бәйле.

— Югарыдагы фикерне куәтләп, шуны да әйтергә телим: дәүләт дотацияләре яхшы, әмма ул яшәү чыганагы булырга тиеш түгел. Аны кем әйтмешли, “сүтелгән” урыннарны “ямау” өчен генә файдаланып була. Соңгы елларда аграр хуҗалыкларның чын мәгънәсендә базар шартларына күчеп эшләргә өйрәнүе дә шуны күрсәтте. Базар һәм сәүдә ихтыяҗлары белән хәбәрдар булганнан соң гына бизнес-план өстендә эшлибез. Элекке елларда 780шәр гектарда җитен үстереп каравыбыз да шуңа бәйле. Быел беренче тапкыр 500 гектарда рапс чәчтек. Кызганычка кар-шы, дистәләрчә еллар дәвамында республика күләмендә танылу, яхшы бәя алган аграр хуҗалыклар шикәр чөгендере үстерүдән баш тартты. Узган елда гына 920 гектарда иккән идек. Быел 540 гектарга калды. “Үзәк” МТСның Миякә филиалы, бәлки, хәл үзгәрер дигән өмет белән чәчте аны. Эш шунда, эшкәртүче предприятиеләр һич тә “татлы тамыр” үстерүчеләр мәнфәгате белән килешергә риза түгел. Бу хәл безнең районда гына күзәтелми. Ил күләмендә танылган чөгендерчеләре булган Башкортстанның шикәр чөгендере мәйданнарын киметүе, әлбәттә, республика җитәкчелеген дә битараф калдырмый торгандыр. Шуңа да күпме махсус техника, традиция һәм тәҗрибә үрнәкләренең әкренләп юкка чыгуы бездә, авыл хуҗалыгы эшчәннәрендә зур борчылу тудыра.

Билгеле, авылда эш хакы продукция алуга, аның керем күләменә бәйле. Соңгы вакытта җир сорап мөрәҗәгать итүчеләр артты. Һәркемнең табыш аласы килә. Күбесенең бизнес-планы, башлангыч акчасы булмау, әлбәттә, мәсьәләне уңай хәл итү мөмкинлеге бирми.

Гомумән, тармакта әлеге вакытта уртача айлык эш хакы 16 мең сумнан күбрәк. Ел ахырына кадәр аны 18 мең сумга җиткерү бурычы куелды. Һәммәсе дә җитештерүгә бәйле. Минемчә, продукциягә сатып алу бәяләре бераз югары булса, бәлки, дәүләт дотацияләре дә кирәкмәс иде. Ашлык хакларын гына алыйк. Күп хуҗалыклар башта аның килограммын 13 сум белән сата иде. Узган атналарда сәүдә базарында аның 25-26 сумга күтәрелүе турында мәгълүмат булды. Моның өчен югары класслы яхшы сыйфатлы ашлык булу шарт.

— Фәнзил Мазһарович, миякәлеләр игенчелек тармагында зур сикереш ясаячак, дигән хәбәрне дә ишеткән идем.

— Район ихтыяҗлары өчен ашлыкның тулай җыемы 75-80 мең тонна булганда, безнең табигый-климатик шартлар өчен яхшы. Әмма бу алдагы үсеш, җитештерү перспективалары, сәүдә итү мөмкинлекләре өчен азрак. Быел әлеге күрсәткечне 84 мең тоннага җиткерү бурычы куелды. Ә инде район авыл хуҗалыгын 2024 елга кадәр үстерү планына ярашлы, шушы чорга без тулай ашлык җыемын 107 мең тоннага җиткерергә тиешбез. Болар коры сан һәм фәнни яктан ныгытылмаган максат кына түгел.

Ашлык җитештерүдә Урал алды зонасына караган районнар арасында әлегә кадәр без беренче дә түгел идек, артта да булмадык. Фәнни яктан караганда, төбәктә шартлар күбрәк терлекчелек тармагы өчен уңайлырак. Авылда яшәүчеләрне, шул ук терлекчелек ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү өчен игенчелеккә игътибарны киметергә ярамый.

Ашлык җитештерү аның мәйдан күлә-мен арттыру белән генә бәйле булырга тиеш түгел. Яхшы орлык, агротехник чаралар, ашлама куллану өстен тора. Моңа кадәр районда орлыкчылык хуҗалыклары юк иде. Дөресрәге, элита орлык үстереп сатучылар булмады. Еш кына Илеш, Дәүләкән районнарына мөрәҗәгать иттек. Район ихтыяҗлары өчен ел саен уртача 400-500 тонна төрле элита орлыклар таләп ителә. “Рәлиф Махиянов” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында яхшы сыйфатлы орлык җитештерү цехы булдырырга әзер-ләнәбез. Әлеге вакытта бу планны инвестицион проектка кертү өстендә эш алып барабыз. Ул тулы куәткә эшли башлагач, әлбәттә, игенчелек тармагында зур сикереш булыр дип уйлыйбыз.

— Хәзерге авыл хуҗалыгын инвестиция үсешеннән, инвесторлардан башка күз алдына китереп булмый. Соңгы елларда район хуҗалыкларына инвесторлар нинди ярдәм күрсәтте?
— Инвестиция белән инвесторларны гел генә бер яссылыкта карарга кирәкми, дип уйлыйм. Тармакка инвестиция — яхшы күренеш. Әмма мәсьәлә инвесторның кем булуында бит. Шәхси фикер буларак та шуны ассызыкларга телим: хәзерге икътисади һәм хәтта сәяси шартларда тармакка бигрәк тә читтән килүче инвесторларны җәлеп итәргә омтылырга ярамый. Район эчендәге инвестор аңлашыла, ышанычлырак. Инвесторга ниндидер бурыч куеп булмый. Ә күмәк хуҗалыкта, халык үз җирендә хуҗа булып эшләсә, авыр хәлдән бергәләп чыгып була. Республика районнарында читтән килгән инвесторлар хуҗалыкларны ташлап киткәч, авылларның юкка чыгуы, таралуы белән бәйле күңелсез хәлләр аз булмады бит. Һәр җитәкче моңардан сабак алырга тиеш.
Без “Башнефтегеофизика” җәмгыятен һәрвакыт җаваплы инвестор буларак үрнәк итеп куябыз. Алар “Маяк” хуҗалыгын үз канаты астына алды. Германиядән 162 баш яхшы токымлы тана сатып алдылар. Авылда 300 башка исәпләнгән сөт фермасы төзеделәр. Халыкка эш булды. Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә авылда зур ярдәм күрсәтә. Менә нинди булырга тиеш ул инвестор!

— Хуҗалыкларда җәйләү чоры башланды. Аграр хуҗалыклар арзан ит-сөт җитештерүдә җәйге мөмкинлекләрне ничек файдаланачак? Гомумән, сөтчелек тармагы яңача шартларда ничегрәк эшләргә әзерләнә?

— “Нива”, “Илчегол” “Баязит”, “Маяк” — бүген аграр җитештерүдә әйдәүче хуҗалыклар булып тора. Биредә терлекчелек тармагы зур табыш бирә.

Тулай сөт җитештерүдә алдагы ике елда, шулай ук, күрсәткечләребезне бермәбер арттырачакбыз. Районда 1200әр баш малга исәпләнгән ике зур комплекс төзелә. Әлеге вакытта районда көненә уртача 50 тонна чимал җитештерелсә, ике елдан ул 100 тоннага җитәчәк дип фаразлана. Әлеге комплексларда 40-50 кешегә яңа эш урыны булдырыла. Ит-сөт эшкәртүче предприятиеләребез аз түгел һәм аграр көндәшлек шартларында үзара килешеп эшли. Җәйләү чоры мөмкинлекләрен без, әлбәттә, арзан ит-сөт җитештерүдә тулырак файдаланачакбыз. Әлегә кадәр төп бурычыбыз чәчү эшләрен уңышлы тәмамлауга юнәлтелгән булса, хәзер плантацияләрне тәрбияләргә һәм җәйләү чоры проблемаларына игътибар артачак.

— Фәнзил Мазһарович, авылда кече бизнесны үстерү мәсьәләләре хакында сөйләшмәсәк, районның авыл хуҗалыгы йөзе тулысынча ачылмас иде. Малтабарлык белән шөгыльләнүче авыл ихаталары саны артамы? Грантлар алуда ничек катнашалар?

— Авыл халкы эшсез яши алмый. Кайда ничектер, әмма безнең районда кешеләр күмәк хуҗалыкта да үз дөньясын көтеп, үз ихаталарында эшләргә дә көч һәм вакыт таба. Игътибар итегез, райондагы 87 мең гектар сөренте җирләрнең 41 мең гектары фермерлар карамагында. “Махиянов” фермер хуҗалыгы гына 13,3 мең гектар мәйданны эшкәртә. Аграр предприятиеләр — 13 берәмлек, ә фермерлар саны 45кә җитә. Узган елда 7 кеше 18 миллион сумлык грантка ия булды. Алар арасында үз цехында көнбагыш мае сыгучылар, сыер малы һәм ат ите җитештереп эшкәртүчеләр бар. “Миякәэкопродукт” кооперативы икмәк пешерә. “Натуральпродукт” кооперативында үсемлек мае сыгалар. Айнур Хафизов балыкчылык шөгылен сайлады, агач-куак үсентеләре, җиләк-җимеш сата.
Быел грант алуга 10 кеше дәгъва итә. Балык ыслауны табышлы күрүчеләр саны ишәя.

Шәхси хуҗалыклар арасында да танылган “сәүдәгәр”ләр аз түгел. Алар өчен махсус кече сәүдә нокталары булдырылган.

Белешмә. Район хуҗалыкларында 5,3 мең баш савым сыеры булса, крестьян ихаталарында алар саны 4,5 меңгә якынлаша. Сыер малы асраучыларга һәр авылда арендага 3-5 гектарга кадәр печәнлек бүлеп бирелә. Аерым авылларда 20шәр баш сыер малы асраучылар бар.

Бүген авылның социаль йөзе нәрсә белән билгеләнә дигәндә, мин төзелеш яисә социаль юнәлештәге башка чараларны гына күз уңында тотмас идем. Нинди шартларда да крестьян ихаталарының матур өмет-хыяллар белән иртәгәсе көнгә карап яшәргә омтылуы, җитештерергә һәм төзергә тырышуы да яхшы күренеш. Миякә районнары авыллары да фәкать шуның белән көчле һәм ныклы.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Миякә районы.

Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru

  • Эшле авылның нигезе ныклы