Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Миякинский район Республики Башкортостан

Кыш бабай һәм Карсылулар слетта катнашты

19 Декабря 2019
23
0

Кыш бабай һәм Карсылулар слетта катнашты

Бүген Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында Кыш Бабайлар һәм Карсылуларның Яңа ел слеты узды.

Миякәлеләр бу бәйрәмне икенчегә үткәрә. Быел 15 авыл Советы биләмәләреннән, төрле оешма һәм предприятиеләрдән егермегә якын Яңа елның иң популяр геройлары катнашты.
Алар җыр-моң астында Кыргыз-Миякә урамнарыннан үтте. Бу чара тантаналы рәвештә ачылгач, “Яңа ел калейдоскобы” уен программалары конкурсы башланды. Шулай ук слетта катнашучылар арасында “Ягез әле, Кыш бабайлар белән Карсылулар!” бәйгесе оештырылды.

Бу чарага килүчеләргә Кыш бабайлар белән Карсылулар үзенчәлекле тәбрикләү дә әзерләгән иде.

Фото: Зарина Шарафутдинова

Автор: Зөһрә Исламова

  • Кыш бабай һәм Карсылулар слетта катнашты